Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

10 декабрь – Бөтендөнья футбол көне

Әлеге көн БМО карары нигезендә билгеләп үтелә. Бүгенге көндә спортның бу төре күпләр өчен уен гына түгел, ә тормыш рәвеше дә булып тора.

Тарихчылар футбол "аяк белән тибеп туп уйнау уены " турында беренче мәгълүматларны кытайларның безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкка караган тарихи чыганакларында табалар. Уен Цу Чю дип, ягъни "аяк белән тибү" дип аталган. Футбол уйнау Кытай сугышчыларына яхшы физик әзерлектә булырга ярдәм иткән.

Аның төгәл генә барлыкка килү вакыты билгесез. Кайбер кешеләр футболның башлангычы Англиядә 8 гасырда яшәгән саксонлыларның кыргый уеннарына барып тоташа дип саный. Яу кырында алар дошманнарының киселгән башларын типкәләп уйный торган булалар.

Әлеге уен турында бик аз мәгълүматлар билгеле. Шунысы ачык: уенда капка һәм анда торучы кеше булган, солдатларның физик әзерлегенең бер өлешен тәшкил иткән һәм ул кешеләргә 3 мең ел элек үк билгеле булган. Ә менә футбол капкасындагы ятьмә тәүге тапкыр 1891 елда Англиядә кулланыла.

2,5 мең ел элек Борынгы Грециядә, Римда да футбол уйнаганнар. Грециядә әлеге уен "туп өчен көрәш" дип аталган.

Материал Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250