Безнең “Нефтяник” финалга чыкты
"Братина" -2016 кубогына финал уеннарына беренче булып "Нефтяник" командасы чыкты. Бүгенге "Сарыарка" белән уен да якташларыбыз файдасына тәмамланды.
Барысын да овертайм хәл итте. 3:2 исәбе белән "Нефтяник" җиңде. "Нефтяник"ка дүрт уен җитте. Һәрберсендә дә ул җиңеп барды - 3:2, 2:0, 2::1 (оверт), 3:2 (оверт). Финалда алар кем белән очрашыр - барысын да Тверьнең ТХК белән Ижевскиның "Ижсталь" арасындагы уен хәл итә. Әлегә сериядәге исәп-хисап "Ижсталь" файдасына - 3:1.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа