Берьюлы 15 әлмәтле беренче булды
Кичә Җәлил бистәсендә Укытучылар көненә багышлап бокс буенча республика турниры уздырылды.
Турнирда Әлмәт, Октябрьский, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Баулы, Түбән Кама, Азнакай, Сарман һәм башка төбәкләрдән 90 спортчы катнашты. Әлмәт данын "Девон" һәм "Юность" клубына йөрүче 21 спортчы яклады. Аларның 15 е турнирда беренче урын яуладылар. Аларның барысы да тренер Раджив Низамиевта шөгыльләнүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа