Баедык: әлмәтлеләр тагын бүләк белән кайткан
Кичә Актүбәдә единоборство буенча республика турниры булып узды.
Анда төрле шәһәрләрдән 54 спортчы катнашты. Әлмәтнең "Девон" бокс клубы һәм "Юность" ДЮСШ боксчылары да көч сынашырга барды. Якташларыбыз республика турнирында җиңү белән кайттылар - 2002 елда туган Назар Мехтизаде (60 кг) һәм 1998 елгы Илдар Котлыбаев (56 кг) I урын яуладылар. Виталий Сергеев (2001 елгы, 57 кг) һәм Арур Хәйруллин (17 елгы, 64 кг) икенче урын алдылар. Тренерлары - Раджив Низамиев. Аларның барысына да акчалата приз, грамоталар, медальләр, җиңүчеләргә исә кубок та тапшырылган. Турнирда мактаулы кунак Николай Валуев та катнашкан. Булдырасыз, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа