Реклама
"Татнефть" спорт комплексында Татарстан волейбол федерациясе президенты кубогына эре сәнәгый һәм муниципаль район командалары арасында зона ярышлары булып узды.
Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Камадан килгән командалар арасында ярыш мавыктыргыч булды. Һәр матчта диярлек җиңүчеләр тай-брейкта гына билгеләнә алды. Нәтиҗәдә беренчелеккә "Татнефть" ААҖ лаек булды. Икенче урында - "ТаграС-Холдинг", өченчедә - Яр Чаллының ТЭЦ командасы. Беренче ике команда уенчылары 28-29 августта "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә узачак финал ярышларына Казанга барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+