Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

«Ак Барс» уенчылары белән хушлаша

Сезонны гадәттәгедән иртәрәк төгәлләгән «Ак Барс» хоккей командасында үзгәрешләр булмый калмаячак.

Клуб җитәкчелеге команда сакчысы Константин Корнеев белән килешүне озайтмас, мөгаен. Бу хакта уенчының агенты Геннадий Ушаков белдергән. «Корнеев өчен яңа вариантлар эзлибез. «Ак Барс» аның белән килешүне озайтмас кебек», - дигән агент.

31 яшьлек Константин Корнеев Казанда 2010 елдан бирле уйный. Аңа кадәр 2003-2006 елларда да «Ак Барс» составында иде. Бу сезонда 49 матчта бозга чыгып, 6 (0+6) очко гына җыйды.
Ә ул арада «Ак Барс» капкачысы Станислав Галимов, сакчы Альберт Яруллин һәм һөҗүмчеләр Федор Малыхин белән Артем Лукоянов әзерлекләрен югалтмас өчен Россия хоккей җыелмасы күнегүләренә җәлеп ителгән. Алар биредә 24 мартка кадәр булачак, диелә.


6-22 майда Мәскәү һәм Санкт-Петербургта хоккей буенча дөнья чемпионаты уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса