22 әлмәтленең һәрберсе медаль отты
Әлмәттә бокс буенча район беренчелеге һәм чемпионаты булып узды.
Турнирда калабыздагы барлык клублардан 65 боксчы катнашты. "Девон-Юность" клубыннан 22 үсмер үзен сынап карады. Аларның 7 се беренче, 13 е икенче, икесе өченче урын алдылар. Бу клубка шәһәрдә команда беренчелеге яуларга мөмкинлек бирде.
Икенче команда урынын "Виталий-Юность, өченчене "Әлмәтнефть" командасы алды. Хәзер тренер Раджив Низамиев җитәкчелегендәге клуб командасын ТР буенча бокс беренчелегендә һәм чемпионатында чыгыш ясау көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа