Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтледә кулдан ясалган винтовка табылган

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив эзләү барышында Мәмәт авылында яшәүче 50 яшьлек ир-атта бер көпшәле винтовка һәм 18 спорт-аучылык патроны табып алган.

Билгеле булганча, коралны ул ТОЗ-9 винтовкасы детальләреннән Кустар ысул белән җыйган булган.

РФ ҖКның 222 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган «Коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу яки йөртү» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат иреккә чыгып китмәү турында подписка язарга мәҗбүр булган.

Республика Эчке эшләр министрлыгы мондый предметларны ирекле рәвештә тапшыру җинаять җаваплылыгыннан азат итә, дип искәртә.

Татарстанда, ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августындагы 545 номерлы карары нигезендә законсыз корал предметларын кабул итү гамәлгә ашырыла.
Законсыз саклана торган коралны тапшырган өчен гражданга бирелгән акча 20 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса