Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында законсыз рәвештә ком чыгарганнар 

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында комны законсыз чыгару фактын теркәде.

Алан бакча җәмгыяте территориясендә билгесез затлар кыргый карьер белән янәшә 870 кв.м мәйданнан 3 метр тирәнлектән ком казып алганнар.

Башлангыч исәпләүләр буенча, файдалы казылма запасларын югалтуга китергән зыян 209 мең сум тәшкил иткән. Эш материалларын транспорт милекчеләрен билгеләү өчен Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә җибәргәннәр. Юридик затлар өчен 800 меңнән алып 1 млн сумга кадәр штраф салуны күздә тоткан РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ тикшерү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса