Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында кораллы ир-ат яшүсмер сатучыга һөҗүм итә

Әлмәт районындагы авылларның берсендә битлек кигән ир-ат кибеткә кереп, пистолетка охшаган предмет белән сатучы кызга янаган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, ир 14 яшьлек кызны кассадан бөтен акчаларны бирүләрен үтенгән. Кыз 1,6 мең сум акча биргән, шуннан соң коралланган ир-ат качкан. Җинаятьчене кайнар эздән тоткарлыйлар. Бу-32 яшьлек җирле кеше, аның автода полиция хезмәткәрләре битлек һәм пневматик пистолет тапкан.

Тикшерүчеләр яшүсмернең әтисе үтенече буенча прилавок артында эшләвен ачыклаган. Ир беразга китеп торган. Якын арада ир-атка кисәтү чарасы сайланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса