Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Алимент түләмәгәне өчен 30 сәгатьлек мәҗбүри эш

Алиментларын түләмәгән әлмәтлегә хөкем карары чыгарылды. Суд карары буенча ул улын тәрбияләүгә акча күчерергә тиеш булган.

Әмма озак вакытлар ир-ат түләүдән баш тартып, балага матди ярдәм күрсәтмәгән. Моннан тыш, әлмәтле суд приставыннан кергән табышларын да яшереп барган. Әлмәтленең гомуми бурычы 270 мең сумнан артык тәшкил итә.Суд приставлары тарафыннан аңа карата балигъ булмаган улы файдасына бурычларны мәҗбүри түләттерү турында башкарма производство ачылган.

Бурычлы кешегә транспорт чаралары белән идарә итүне тыйганнар. Шулай ук приставлар аны «балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарткан. Ир-атка 30 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләнгән. Әгәр ир бурычларын түли башламаса, аңа карата җинаять эше кузгатылачак.

Әлеге маддә буенча әлмәтлегә бер елга кадәр төзәтү эшләре яки иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган, дип хәбәр итә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса