Әлмәттә приставлар патентсыз мигрант яллаган өчен кафеның эшен туктатты
Инспекторлар көн саен тикшерүләр белән киләчәк.
Әлмәттә приставлар патентсыз мигрант яллаган өчен кафеның эшен туктатты
Инспекторлар көн саен тикшерүләр белән киләчәк.
Әлмәттә кафены патентсыз чит ил кешесен яллаган өчен 20 көнгә яптылар. Бу хакта ТР федераль суд приставлары хезмәте идарәсе хәбәр итә. Прокуратура һәм полиция оешманың миграция кагыйдәләрен бозуын ачыклаган, һәм суд аның эшен туктатырга карар чыгарган.
Оешма хуҗасын «Россия Федерациясендә хезмәт эшчәнлегенә чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган затны законсыз җәлеп итү» маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Суд приставлары кафега керү юлын мөһерләгәннәр инде, эчтә килүчеләрнең булмавын теркәгәннәр.
Моның белән контроль бетми. Инспекторлар кафе вакытыннан алда ачылмаячагына инану өчен көн саен тикшерүләр белән 20 тәүлек буе киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia