Әлмәттә 34 яшүсмерне профилактик учетка куйганнар
Әлмәттә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды, анда административ хокук бозулар турында 28 материал каралды.
Белгечләр кылынган җинаятьләрнең сәбәпләре турында фикер алыштылар һәм яшүсмерләргә, аларның гаиләләренә ярдәм чараларын билгеләделәр.
Балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә билгеләп үтүләренчә, төп игътибар индивидуаль профилактика эшенә бирелә. Профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән даими әңгәмәләр уздыралар, аларның яшәү шартларын тикшерәләр һәм хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылыкларын аңлаталар.
Комиссия мәгълүматлары буенча, җәйге чорда профилактик учетка 34 балигъ булмаган бала куелган, барлыгы 98 бала исәптә тора. Шул ук вакыт эчендә 19 яшүсмерне эш белән тәэмин иткәннәр, өчесен эшкә урнаштырганнар, тагын дүртесен сәламәтләндерү лагерьларына җибәргәннәр.
Моннан тыш, балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр интернет мониторингын дәвам итә. Ике җәйге ай эчендә Роскомнадзорга куркыныч интернет-бергәлекләрне блоклау турында 67 мөрәҗәгать юллаганнар, шул исәптән 40 экстремизм пропагандасы билгеләре белән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 26 ресурс расланган һәм блокланган, шуларның 10ында экстремистик материаллар булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia