Әлмәтлегә зыян күргән товар өчен акчаны кайтарырга булышканнар
Закон буенча яраксыз товар өчен нәкъ менә сатучы җавап бирергә тиеш.
Әлмәтлегә зыян күргән товар өчен акчаны кайтарырга булышканнар
Закон буенча яраксыз товар өчен нәкъ менә сатучы җавап бирергә тиеш.
Әлмәттә яшәүче классик проблемага юлыккан: заказ бирелгән техника ватылып килгән, ә курьер һәм кибет гаепне бер-берсенә сала башлаган. Әмма бу вәзгыятьтә закон һичшиксез сатып алучы ягына баса. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында "гы Законның 18 маддәсе нигезендә, яраксыз товар өчен нәкъ менә сатучы (интернет-кибет) җавап бирергә тиеш, хәтта посылканы транспорт компаниясе зарарлаган булса да.
Әгәр дә сез шундый ук хәлдә булсагыз:
· һәрвакыт тартманы ачыгыз һәм әйберне курьер каршында ук, кәгазьләргә кул куйганчы ук тикшерегез.
· әгәр җитешсезлек табасыз икән, моны шунда ук видеога яки фотога теркәгез яки китерүче белән бергә зарарлану турында акт төзегез.
сатучыга рәсми дәгъва языгыз.
Әгәр интернет-кибет акчаны кире кайтарудан баш тартса, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенә зарланыгыз яки судка дәгъва бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia