Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә банк хезмәткәре клиентларның акчаларын урлаган өчен шартлы срок алды

Элегрәк гаепләнүче инде хөкем ителгән булган.

Әлмәттә банк хезмәткәре клиентларның акчаларын урлаган өчен шартлы срок алды
 
Әлмәттә банк менеджерын клиентларның телефоннарыннан акча урлаган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк гаепләнүче инде хөкем ителгән була.
Кешеләр консультацияләргә игътибарын юнәлткән арада, кыз сиздермичә генә аларның мобиль кушымталарына керә һәм акчаны үзенә күчерә. Аның гамәлләреннән өч кеше зыян күргән.
Зыян күрүчеләргә ул зыянны тулы күләмдә каплаган. Суд аны урлауның өч эпизодында гаепле дип тапты. Хатын-кызга бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярым ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән.
Хөкем карарына шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса