Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесен наркотиклар сатып алган өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем иткәннәр

Егет 3 граммнан артык авырлыктагы тыелган матдәгә заказ биргән.

Әлмәт кешесен наркотиклар сатып алган өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем иткәннәр
 
Егет 3 граммнан артык авырлыктагы тыелган матдәгә заказ биргән һәм посылканы бирү пунктыннан алган. Анда тәэмин итүченең танышы эшләгән. Егет өенә "посылка" белән кайтып җитә алмый, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшергәндә төргәкләрне язышкан телефон белән бергә алганнар. 
Судта егет матдәләрне сатуга түгел, ә үзенә генә алуын ышандыра. 
 
Аңа шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Хөкем әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса