Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә алимент түләүчене 350 мең сум бурычы өчен мәҗбүри эшләргә җибәргәннәр

Ул рәсми булмаган рәвештә эшли һәм керемен яшерә.

Әлмәттә алимент түләүчене 350 мең сум бурычы өчен мәҗбүри эшләргә җибәргәннәр
 
Ул рәсми булмаган рәвештә эшли һәм керемен яшерә.
 
Әлмәттә җирле кешене алимент түләмәгәне өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.
Ир-ат үз керемеңнең өчтән бер өлешен ике баланы карауга бирергә тиеш булган. Алиментны аңа 2020 елның декабрендә билгеләгәннәр. Ул суд карарын игътибарсыз калдыра һәм 358 мең сумнан артык бурыч туплый. Шул ук вакытта ул рәсми булмаган рәвештә эшли һәм приставлардан керемен яшерә.
Башта аңа 206 мең сум бурычы өчен 50 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Әмма ир-атка бу җәза тәэсир итмәгән. Ул вакытта аңа хезмәт хакының 5%  дәүләт кеременә тотып калып, алты ай мәҗбүри эшләр билгеләгәннәр. Хөкем әле үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса