Әлмәтле юл билгесе таләпләрен үтәмәгән өчен штрафтан котылып кала алмады
Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны гамәлдән чыгармадылар.
Әлмәтле юл билгесе таләпләрен үтәмәгән өчен штрафтан котылып кала алмады
Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны гамәлдән чыгармадылар. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җирле кеше карарны кире какмакчы булган, чөнки юл билгесен күрмәгән. Ул билге үзе барган яктан түгел, дип раслаган. Әмма суд материалларны өйрәнде һәм 2 250 сумлык штраф законлы билгеләнгән дип карар кылды.
Карарга Татарстан югары судында шикаять бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia