Әлмәттә судья украиналыларның нефть урлау турындагы эшен караячак
Утырыш ябык режимда булачак.
Әлмәттә судья украиналыларның нефть урлау турындагы эшен караячак
Утырыш ябык режимда булачак.
Әлмәттә эре урлауларда гаепләнүче дүрт Украина гражданының эшен караячаклар. Тикшерү алар хезмәт урыныннан файдаланып, оешкан төркем булып эш иткәннәр дип саный. Аларга җинаятьчел бергәлек оештыру һәм милекне аеруча зур күләмдә үзләштерү маддәләре буенча гаепләүләр белдерелде. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш 15 апрельдә ябык режимда узачак. Эшне судья үзе генә караячак. Гаепләнүчеләр анда булмаячак, чөнки алар чит илдә һәм качып йөриләр. Сак астында тоту рәвешендәге чик кую чарасы алар өчен үзгәрешсез кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia