Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт идарәче компанияләренең берсенең ваемсызлыгы гаиләне сөрем газы белән агулауга китергән

Узган ел ахырында Дуслык урамы, 15 адресы буенча биш кеше, шул исәптән бала да, төтен чыгаргычта тарту көче булмау сәбәпле газ белән агуланган.

Әлмәт идарәче компанияләренең берсенең ваемсызлыгы гаиләне сөрем газы белән агулауга китергән

Әлмәттә идарәче компания директорына төтен юлларын ялган тикшергән өчен штраф салганнар. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Узган ел ахырында Дуслык урамы, 15 адресы буенча биш кеше, шул исәптән бала да, төтен чыгаргычта тарту көче булмау сәбәпле газ белән агуланган. Торак инспекциясе җаваплы идарәче компаниянең эшен тикшергән һәм хокук бозуларны ачыклаган.

Төтен юлларын тикшерүнең фиктив булуы ачыкланды. Зыян күрүчеләр фатирында ул гомумән үткәрелмәгән-документларда яшәүчеләрнең имзалары булмаган. Моннан тыш, компания яшәүчеләрне вентиляция тишегеннән обойларны салдырырга мәҗбүр итмәгән. Бу куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу булып тора.

Әлеге хокук бозулар өчен идарәче компания директорына 25 мең сум штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса