Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә шампунь урлаучы срок үтү сәбәпле җәзадан азат ителде

Әлмәт шәһәр суды кибеттән шампунь һәм дезодорант урлауда гаепләнгән ир-атны күптәнге срок үтү сәбәпле җәзадан азат итте.

Әлмәттә яшәүче ир-ат кибеттән косметик товарлар урлау өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. Шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлмәтле элек тә хөкем ителгән булган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, ир-ат сату ноктасыннан биш флакон шампунь һәм ике дезодорантны курткасы астына яшереп, акча түләмичә чыгып киткән. Урланган әйберләрне ул соңрак саткан.

Хокук саклау органнары шикләнүчене видеокүзәтү камералары язмалары буенча ачыклаган. Суд утырышында ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Ләкин эшне карау барышында срок  үтеп киткәнлектән, хөкем карары юридик көченә кермәгән. Нәтиҗәдә, хөкем ителүче җәза үтәүдән азат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса