Әлмәтле кредит буенча бурычы өчен автомобильсез калырга мөмкин
Карар үз көченә кермәгән әле.
Әлмәтле кредит буенча бурычы өчен автомобильсез калырга мөмкин
Карар үз көченә кермәгән әле.
Әлмәттә бурычлының түләнмәгән кредиты өчен автомобилен алачаклар. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
2024 елда ир-ат банктан машина залогы астына 750 мең сум кредит алган. Кредитны вакытында түләмәгән. 2025 елның декабренә аның бурычы 727 018 сум тәшкил иткән.
Бурычлы эшли башлавын һәм аның хезмәт хакының бер өлешен кредитны каплау өчен тотуларын аңлатты. Суд автомобильне сатарга карар чыгарды. Карар әле үз көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia