Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Мошенникларны баету өчен студент кыз Мәскәүдән Казанга һәм Әлмәткә килгән

Аны куркытканнар.

Мошенникларны баету өчен  студент кыз Мәскәүдән Казанга һәм Әлмәткә килгән

 

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, февраль уртасында кызга «почта хезмәткәре» шалтыраткан һәм «посылка» алу өчен код сораган — ул әйтеп биргән. Аннары борчыла башлый: төрле ведомстволарның ялган белгечләре студент кызны аның мәгълүматларын урлаганнарына ышандыра. Аннары «ФСБ хезмәткәре» кушыла һәм «җинаятькә катнашы» өчен 25 ел төрмә белән яный. 

Куркуга төшкән кызны башта Казанга, аннары Әлмәткә җибәрәләр. Ул самолетка билет үзе сатып алган, аннары попуткалар белән барып җиткән һәм аферистлар кушуы буенча әбисе һәм апасы фатирларында онлайн-тентүләр үткәргән. Мошенниклар табылган кыйммәтләрне "декларацияләргә" кирәк дип белдерәләр. 

Студент кыз бизәнү әйберләрен җыйган һәм аларга 388 мең сум өстәгән. Боларның барысын да ул сәүдә үзәге янында курьерга тапшыра. Шуннан соң гына кыз аферистларның хәйләсенә эләккәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Анда аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса