Мошенниклар МХО дагы хәрбиләрне һәм аларның туганнарын алдый башлаганнар
Нинди генә схемалар уйлап тапмый алар.
Элегрәк телефон аферистлары потенциаль корбаннарына язып яисә шалтыратып, аларның акчалата түләүләреннән 195 мең сум акча тотып калыначак (РФ Президенты указына ярашлы бер тапкыр бирелә торган түләү) дип тә хәбәр итәләр иде. Сәбәбе – хезмәт бурычларын үтәгәндә дисциплинар җәза яки бозу. Ныграк ышандырыр өчен мошенниклар корбаннарының телефоннарына имеш Оборона министрлыгының Финанс тәэмин итү департаменты приказыннан алынган «рәсми күчермә»не дә җибәрәләр. Әлеге акчаларны алмасыннар өчен мошенниклар хәрбиләргә яисә аларның туганнарына картада җыелган барлык акчаларны, «соңыннан кайтарачакбыз» дип вәгъдә итеп, әлеге дә баягы хәвефсез исәпкә күчерүне сорыйлар. Халык ышана. Хәтта «куркынычсыз счет» дигән сүзне ишетү дә аларны сагаерга мәҗбүр итми, ә бит мондый счет гомумән юк һәм була алмый.
Кырыгалдарлар әйткәнне тыңлап, аферистларның боерыкларын шул дәрәҗәдә тыңлаучанлык күрсәтеп башкару әлеге мошенниклар казанында гади генә кешеләр кайнамаганлыгын тагын бер кат исбатлый. Кешене үзенең сөйләме белән җәлеп итү өчен оста психолог та, гипнолог булу да шарт. Ә кешенең счетында күпме акча барлыгын кемнәр белә? Әлбәттә, банк хезмәткәрләре. Шуннан капчыкның кайсы яктан тишелгәнлеген аңларга була.
Кырыгалдарлар алар кемнәрнең акчасы бар, шулар тирәсендә оста гына ятьмә коралар. МХО да хезмәт итүчеләр һәм аларның гаиләләре бүген аларга аеруча татлы калҗа. Хәрбиләргә ярдәм итә торган ялган сайтлар да байтак хәзер. Шуңа күрә дә түләүләрне рәсмиләштерергә, ярдәм алырга яки иҗтимагый инициативаны хупларга тәкъдим ителгән сайтларга кергәндә игътибарлы булырга кирәк. Иң яхшысы җирле урыннардагы оешмаларга турыдан туры шалтырату.
МХО да катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хәрби комиссариат белән тыгыз элемтәдә торуыннан аеруча оста файдаланалар аферистлар.
Мондый очрак гыйнвар аенда Әлмәт җирлегендә дә теркәлде. Үзләрен хәрби комиссариат хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шәһәрдә яшәүче 27 яшьлек хатын-кызны алдап, 2 247 000 сум урлаганнары мәгълүм булды.
Әлмәтлегә билгесез кеше шалтыратып, үзен военкомат хезмәткәре дип таныштырган. Шалтыратучы аның МХО да һәлак булган әтисенә бүләкләр рәсмиләштерү һәм акчалата түләү билгеләү өчен хәрбинең паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын сораган. Хатын-кыз аферист әйткәннәрнең барысын да үтәгән, хәтта телефонына килгән кодны да хәбәр иткән. Шуннан соң аңа «сез кабул итүгә язылдыгыз» дип хәбәр иткәннәр.
Икенче көнне аның белән ялган ФСБ хезмәткәрләре элемтәгә кереп, әлмәтлегә карата ВСУ ны финанслау өчен җинаять эше кузгату белән куркыта башлаганнар. Хәтта балаларын гаиләдән алу белән янаганнар. Зыян күрүче, куркып, тикшерү органнары белән «хезмәттәш-леккә» ризалашкан. Телефон аша сөйләшү барышында зыян күрүче әтисенең үлеме өчен түләү сыйфатында кергән 1 миллион сум күләмендә вклады барлыгын да әйтеп салган. Шалтыратучылар бу акчаларны кичекмәстән счеттан алырга һәм үзләренә күчерергә таләп
иткәннәр.
Аферистлар күрсәтмәсе буенча зыян күрүче барлык акчаларны счетыннан алган һәм «ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләренә» күчергән. Куркынычсызлык өчен телефон аша сөйләшкән саен ул билгеле бер пароль да әйтергә тиеш булган. Моннан тыш әлмәтле әлеге алыш-бирешләрне беркемгә дә әйтмәскә һәм сер итеп сакларга сүз биргән. Ләкин шул ук вакытта, әллә теле чишелеп китеп, әллә башка сәбәпләр белән, үзенең бертуган игезәгендә дә шушындый ук акча барлыгын әйтеп салган. Шалтыратучылар әлбәттә аңа бу сумманы да күчерергә таләп иткәннәр. Әлмәтле игезәк сыңарына әйтмичә генә аның счетыннан теге акчаларны башта үзенә, аннан соң инде кырыгалдарларга күчер-гән. Ә ме-нә монда пауза. Ни өчен әлеге хатын-кыз игезәгенең счетына сораусыз керергә һәм туганының акчаларын алырга җөрьят иткән? ФСБ хезмәткәреннән курыккандыр һәм шок хәлендә булгандыр дип кенә уйларга кала. Булган булган инде. Шулай итеп зыян күрүче хатын-кыз үзен генә түгел, туганын да акчалардан колак кактырган. Кырыгалдарлар җиңел кергән акчаларга гына канәгатьләнеп калмыйча, әлмәтленең алтын әйберләрен һәм көнкүреш техникасын сатып акча күчерүен дә таләп итә башлагач кына, зыян күрүче үзен кырыгалдарлар ятьмәсенә килеп кабуын төшенгән һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган билгеләр буенча эш кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять эше буенча тикшерү үткәрә һәм булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia