«Новация» идарәче компаниясен түбәләрдәге кар өчен 125 мең сумга штрафка тарттылар
Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясе кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартылмаган түбәләре өчен штраф алды.
"Новация" идарәче компаниясен түбәләрдәге кар өчен 125 мең сумга штрафка тарттылар
Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясе кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартылмаган түбәләре өчен штраф алды. Ленин урамындагы 50 нче йорт түбәсеннән карны һәм бозны чистартмаганнар. Капламның калынлыгы рөхсәт ителгән нормалардан артып киткән. Нәтиҗә - 125 мең сум штраф.
Әлмәтлеләр 2025 елда әлеге идарәче компания эшчәнлеген нибары 3,46 баллга бәяләгән. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү-ул бизнес кына түгел, ә халык алдында зур йөкләмәләр. Компанияләр торакның торышын күзәтергә, теләсә нинди җитешсезлекләрне бетерергә һәм торак шартларының начараюын булдырмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia