Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ТР стандартлаштыру үзәгенең метрология буенча директор урынбасарын тоткарладылар

Тикшерүчеләр фикеренчә, ул тендер откан оешмадан 650 мең сумга якын ришвәт алган.

Әлмәттә ТР стандартлаштыру үзәгенең метрология буенча директор урынбасарын тоткарладылар

ЦСМ директоры урынбасары Дамир Галкин Әлмәттә ришвәтчелектә шикләнеп кулга алынды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Аны җомга көнне кулга алганнар, суд аны сак астына җибәргән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, эш 2021-2024 елларда Әлмәт филиалына җитәкчелек иткән чорда кузгатылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул тендер откан оешмадан 650 мең сумга якын ришвәт алган.
2021нче елдан  2024 елның сентябренә кадәр Галкин ЦСМ Әлмәт филиалын җитәкли, аннары учреждениенең үзәк офисына шундый ук вазифага күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса