Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле алимент буенча бурычы өчен төзәтү эшләренә китәчәк

Әлмәттә суд ир-атны системалы рәвештә алимент түләмәүдә гаепле дип тапты.

Әлмәтле алимент буенча бурычы өчен төзәтү эшләренә китәчәк

Әлмәттә суд ир-атны системалы рәвештә алимент түләмәүдә гаепле дип тапты. Түләүдән беренче тайпылуы өчен аны 100 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр. Әмма ир-ат суд карарын игътибарсыз калдыра, керемнәрен яшерә һәм аларны шәхси ихтыяҗларына сарыф итә. Гомуми бурыч 900 мең сумнан артып киткән.

Суд утырышында әти кеше гаебен таныды. Аны ярты елга төзәтү эшләренә хөкем итәләр, хезмәт хакының 5%  дәүләт файдасына тотып калалар. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса