Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле йорт төзүчедән торакны тапшыруны тоткарлаган өчен 800 мең сумга якын акча таләп иткән

Әлмәтле төзүчегә дәгъва белдергән.

Әлмәтле йорт төзүчедән торакны тапшыруны тоткарлаган өчен 800 мең сумга якын акча таләп иткән

Әлмәт кешесе фатирны тапшыру тоткарлану сәбәпле зыянны каплауны таләп итеп, төзүчегә дәгъва белдергән. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Килешү буенча йорт салучы йорт төзергә һәм фатирны тапшырырга тиеш булган, ләкин срокларны бозган.

Дәгъвачы 642 мең сум неустойка, мораль зыян компенсациясе 50 мең сум, торак арендага чыгымнар 63 мең сум, почта чыгымнары һәм дәүләт пошлинасын таләп иткән. 

Әмма суд мораль зыян компенсациясен һәм почта чыгымнарын гына түләтеп, дәгъваны өлешчә канәгатьләндерә. Дәгъвачы апелляция биргән, әмма суд коллегиясе карарны үзгәрешсез калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса