Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган өчен хөкем иттеләр

Ир-ат элек хөкем ителмәгән, ләкин шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырган өчен хөкем иттеләр

Ир-ат элек хөкем ителмәгән, ләкин шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган. 

2024 елда мировой суд инде аны 30 мең сумга штрафка тарткан һәм исерек хәлдә руль артына утырган өчен ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән. Шуңа да карамастан, 2025 елның августында,  срогы тәмамлануын көтеп тормыйча, ул яңадан исерек килеш автомобиль белән идарә иткән. Аны Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Башта ул медицина тикшерүеннән баш тартты, ләкин аннары ризалашты.

Судта гаепләнүче гаебен таныган, үкенгән һәм кечкенә баласы булуын әйткән. Бу факторларны исәпкә алып, суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләде һәм тагын ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса