Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Балаларны саклыйк

Яллар вакытында Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ел да төп игътибарны җәяүле балалар иминлегенә юнәлтә.

 

 

Көзге чорда көннәр кыскару һәм һава шартлары начараю сәбәпле, аварияләрдә һәлак булучы җәяүлеләрнең саны 30 процентка арта, үлемгә китергәннәре, нигездә, караңгы вакытка туры килә.

Статистик мәгълүматлар бүген шул турыда сөйли. Шуңа да җәяүлеләргә көз айларында киемнәренә яктылыкны кайтаручы элементлар (браслетлар) тагарга киңәш ителә. Әйтик, фараның якын уты белән җәяүлене 25-30 метрдан гына күрергә була. Ә инде җәяүленең киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булган очракта, әлеге ара 130-140 метрга кадәр ерагая. Фараның ерактагы яктылык уты 400 метр арадагы җәяүлене күрү мөмкинлеген бирә. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүле катнашындагы юл һәлакәтләрен 65 процентка кадәр киметә, ди инспекция белгечләре.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390 ы яраланган. Ел башыннан 9 пассажир-бала һәлак булган. Әлмәт җирлегендә исә ел башыннан 78 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган, 92 се төрле яралар алган. Балалар белән бәйле 10 юл вакыйгасында 10 бала зыян күргән, бу зыян күрүчеләрнең гомуми санының шактый өлешен тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч һәр унынчы юл һәлакәте балаларга кагыла дигәнне аңлата.

Балаларыбызны фаҗи-галәрдән саклап калу иң беренче әти-әниләрнең төп бурычы, шуңа күрә дә алар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең күбесе юлны тиешле урында чыкмау, көтмәгәндә юлга йөгереп чыгу, светофор сигналларын санга сукмау аркасында килеп чыга. Бу уңайдан өлкәннәр балалары белән җитди аңлату эшләре алып барырга тиеш. Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Балаларны машинага утыртканда махсус урындыкны, куркынычсызлык каешын куллануны мәҗбүри итеп куярга, ә транспорт белән идарә иткәндә тиешле тизлекне сакларга кирәк.

23 октябрьдән башланып киткән «Көзге каникуллар» профилактик чара вакытында укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрелде. Юлларда яшь юл сакчылары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә дә кисәтү чаралары оештырылды.

– Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән кечкенә җәяүлеләрне күзәттек. Кагыйдә бозу очракларын ачыклаганда мәгълүмат аларның уку урыннарына һәм әти-әниләренә җиткерелде, – дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторлары.

Һичшиксез, юл кагыйдәләрен һәрберебез камил белергә тиеш. Шулай да алардан тыш йөри торган юлларыбызның имин һәм куркынычсыз, юл билгеләренең дөрес һәм нормаларга туры китереп урнаштырылуы өстендә дә бик күп эшлисе бар әле. Гомер бер генә бирелә. Шуңа да аның кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез яшәү өчен уяу һәм игътибарлы булсак иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса