Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә инвалидлар өчен махсус парковкалар һәм күтәргечләр барлыкка килде

Инвалидлар җәмгыяте аларның бинасында махсус парковка урыннары һәм коляскадагы инвалидларны йөртү өчен җайланмалар булмавыннан зарланган.

Әлмәт прокуратурасы инвалидлар өчен уңайлы инфраструктура булдырырга мәҗбүр итте. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Инвалидлар җәмгыяте аларның бинасында махсус парковка урыннары һәм коляскадагы инвалидларны йөртү өчен җайланмалар булмавыннан зарланган. Прокуратура шикаятьне тикшергән һәм район башкарма комитеты һәм инвалидлар җәмгыяте биналары янында кирәкле җайланмалар: пандуслар, күтәргечләр һәм махсус парковка юклыгын ачыклаган.

Инвалидлар җәмгыяте бинасы янында «инвалидлар өчен генә» билгеләре һәм махсус парковка урыннары барлыкка килде. Башкарма комитет бинасы янында инвалидларга барлык дәүләт хезмәтләренә керүне җиңеләйтә торган күтәргеч җиһазландырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса