Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Таҗикстан кешесе әлмәтленең банк картасыннан акча урлаган

Гаепләнүче гаебен таныды.

Таҗикстан кешесе әлмәтленең банк картасыннан акча урлаган

Ул 7 мең сумнан артык акча тоткан, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте. 
Элегрәк хөкем ителмәгән чит ил кешесе картаны супермаркет янында тапкан – ул тротуарда яткан. Озак уйлап тормыйча, ир-ат кибеткә бара һәм берничә сатып алу ясый – 7293 сум сарыф итәргә аңа контактсыз түләү системасы ярдәм итә. Шуннан соң ул кеше картасын ташлап калдыра. 
Гаепләнүче тулысынча гаебен таныды һәм зыянны каплады. Суд аны гаепле дип таныды һәм сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Ай саен ир-ат контроль органында билгеләнергә тиеш, ә яшәү урынын аңа хәбәр итмичә алыштырырга ярамый. 
Контактсыз түләүләр вакытны экономияли. Ләкин яңа куркынычлар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса