Әлмәтле инвалидны үтергән һәм урлаган өчен 18 елга төрмәгә утыртылган
Әлмәт кешесенә инвалидны үтергән һәм велосипед урлаган өчен 18 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән.
Әлмәтле инвалидны үтергән һәм урлаган өчен 18 елга төрмәгә утыртылган
Әлмәт кешесенә инвалидны үтергән һәм велосипед урлаган өчен 18 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Бу хакта ТР тикшерү комитеты хәбәр итә.
Эш материаллары буенча, 2023 елның җәендә ир-ат үзенең дусты 2 нче группа инвалид белән эчкән. Конфликт башлана, аның барышында гаепләнүче каты авырулы кешегә суга, тибә. Зыян күрүче урында ук үлгән.
Моңа кадәр, шул ук елның язында,ир-ат Тюленин, 23 йортының подвалыннан 17 мең сумлык велосипед урлаган.
Суд җәзаны махсус режимлы колониядә 18 елга ирегеннән мәхрүм итү билгеләде. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia