Суд Әлмәт гаиләсен фатир өчен бурычын түләргә мәҗбүр итте
Әлмәт шәһәр суды гаиләне максатчан займ буенча бурычын кайтарырга мәҗбүр итте.
Суд Әлмәт гаиләсен фатир өчен бурычын түләргә мәҗбүр итте
Әлмәт шәһәр суды гаиләне максатчан займ буенча бурычын кайтарырга мәҗбүр итте.
ТР Рәисе каршындагы дәүләт торак фонды әлмәтлеләрне судка бирде. Аларга Әлмәттә фатир алу өчен 1,3 миллион сумнан артык кредит биргәннәр. Торак 2,5 миллион сумга якын торган.
Әмма гаилә акчаны вакытында кайтармаган һәм бурыч барлыкка килгән-723 693 сум 51 тиен. Суд барлык документларны карады һәм гаилә килешүне бозган дип карар кылды. Нәтиҗәдә фонд эшне тулысынча отты-бурычны кире кайтарырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia