Капкын хикмәте - ышануда
Соңгы вакытта кешеләрнең телефоннарына банклар һәм башка финанс-кредит оешмалары исеменнән ай саен «Махсус хәрби операция ихтыяҗларына» акча күчерүне тоташтыру турында хатлар килә башлаган.
Башкаларны алдап, үзләренә файда күрергә омтылган мошенникларның хәйләкәрлекләре гаҗәпләндерә.
Хәзер инде алар халыкны илебездә барган сәясәтне үз хаҗәтләренә яраклаштырып куллана башлаганнар. Мошенникларның яңа схемасы - «МХО ихтыяҗлары өчен» айлык акча күчерүдән баш тарту». Риза булмаганнарга сылтама буенча күчәргә һәм взностан баш тартырга тәкъдим итәләр. Ә моның өчен кешегә үз мәгълүматларын кертергә кирәк. Тиешле мәгълүмат кертелгәннән соң инде билгеле - кеше акчадан һәм банкларга керү мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Алай гына да түгел, мошенниклар чатларны, фотоларны һәм шәхси мәгълүматларны күчерә торган зарарлы программа да урнаштырырга өлгерәләр.
Мошенникларның хәйләсенә ничек эләкмәскә соң? Иң мөһиме - электрон хатлардан һәм хәбәрләрдән аңлашылмаган сылтамалар буенча күчмәскә, чөнки алар мошенник сайтларына алып бара. Вируска каршы программаны да даими яңартып тору сорала. Банк счетлары яки карталары кебек шәхси мәгълүматны таныш булмаган сайтларда яки платформаларда калдырырга бөтенләй ярамый. Хәзер кырыгалдарлар банкларның «кайнар линия»се телефоннарын да бик оста файдаланалар. Мәкерле уйдагылар гадәттә төнлә яки иртә таңнан шалтырата. Йокысыннан гына уянган кеше тиз генә аңышмас дип өметләнәләр. Телефонда исә теге яки бу банкның рәсми номеры чыга. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшергә, хәтта банк картагызның номерын да әйтергә мөмкин. Гаҗәп түгел: әлеге мәгълүматларны алар алдан белешә. Шулай итеп, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган «белгеч» сезнең банк картасы белән шикле операцияләр башкарылганын, шуңа күрә кичекмәстән чаралар күрергә кирәклеген хәбәр итә. Үзе ашыктыра, тиз һәм ышанычлы итеп сөйли, телефонда офиста эш кайнап торган кебек тавышлар да ишетелеп китә.
Шушы көннәрдә генә тагын бер 64 яшьлек әлмәтле аферистлар корбаны булды. Алдау «сезгә счетчикларыгызны алмаштырырга кирәк» схемасы белән башланып киткән. Аннан соң «ФСБ», «Хокук саклау органнары» килеп кушылган һәм гадәттәгечә акчаларны «куркынычсыз счетка» салу турында киңәш яңгыраган. Схемалар гадәти, әмма ир уртасы кеше мондый алдаулар турында гомерендә ишеткәне булмаганмы, бәлки гипноздыр да - булган акчаларын саклап калу өчен башта «Ларгус» машинасын саткан, аннан кредит алган. Бүгенге көндә гади генә Лада машиналарының бәясе миллионнан ким түгел, тик даими ашыктыру аркасында, әлеге ир кеше югалып калганмы, билгесез, машинасын 280 мең сумга (!) сатып җибәргән. Шул рәвешле 942 мең сум акчасын «куркынычсыз счет»ка озаткан. Үзенең алданганын әлмәтле соңыннан гына аңлаган.
Гыйнвар аенда кырыгалдарлар ятьмәсенә бер пенсионер ханым да эләккән. Бүлекнең дежур частена шәһәрдә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыздан хәбәр килгән. Хатын-кыз күршесенең үз-үзен сәер тотуы турында сөйләгән. Ул әлеге пенсионер ханымның баскыч мәйданчыгында кем беләндер аралашуын, аннан курыккан кыяфәттә каядыр ашыгып чыгып китүен күргән. «Сезгә нәрсә булды? Ярдәм кирәкмиме?» дигән тәкъдимнәргә дә җавап бирмәгән күршесе. Уяу әлмәтле аның мошенникларга тап булуын тиз аңлаган һәм шунда ук хокук сакчыларына шалтыраткан. Патруль-пост хезмәте экипажы һәм җинаятьчеләрне эзләү оперативниклары килгәнчегә кадәр күршесе янында булган. Оперативниклар килүен килгән, тик пенсионер ханым аларны тыңларга да теләмәгән. Тикшерүче кабинетында сөйләшү башлангач кына үзен алдаганнарын аңлаган. Пенсионер ханымга кырыгалдарлар 15 гыйнвардан бирле шалтыратып торганнар икән, ул инде аларга 100 мең сум тирәсе акча күчерергә дә өлгергән. Аферистлар кушканча банкка кредит алырга да барган булган ул, тик аңа кредит бирмәгәннәр. Бу хәл үз чиратында мошенникларның бик нык ачуын чыгарган. Пенсионер ханым тегеләрне тынычландырырга теләп, «минем кредит картам бар, анда 100 мең тирәсе акча» дигәч, куанганнар тегеләр. Акчаларны кулга төшергәч тә тынмаганнар аферистлар, пенсионерга шалтыратып, көн дә «хәлен белешеп» торганнар, үзләре такси яллап, башка банкларга барып «сәяхәт кылып карарга» тәкъдим ясаганнар. Пенсионер ханымның уяу күршесе чаң какмаган булса, әлеге вакыйга алга таба ничек тәмамланасы булгандыр - билгесез.
Шулай да алдамасыннар өчен халыкка нишләргә соң?
Әгәр банктан шикле шалтыратулар килсә, сезнең белән сөйләшкән кешенең исем-фамилиясен, банк бүлекчәсе атамасын сорагыз да телефонны сүндерегез. Шушы ук номерга киредән шалтыратмагыз. Банкның «кайнар линия»се телефон номерын яңабаштан җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме икән дип тикшерәчәкләр. Каушарга, ашыгырга кирәкми. Әгәр банк сезнең счетлар белән ниндидер шикле операция башкарылуын ачыкласа, ул аны ике тәүлек срокка туктата. Бу вакыт эчендә банкка әлеге операцияне раслау яки аны кире кагу турында шалтыратып хәбәр итәргә була. Әгәр 48 сәгать эчендә шалтыратмасагыз, туктатылып торган операция ахыргача башкарылачак. Таныш булмаган номерларга киредән шалтыратмагыз, СМС-хәбәрләр җибәрмәгез. «Банктан» дип килгән хәбәрләрдә язылган интернет-сылтамаларга басмагыз. Ниндидер шикле шалтыратулар, язулар булган очракта, банкның рәсми номерына шалтыратып, оператордан сорагыз. Уяу булыйк, игътибарлы булыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia