Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Бер банка кыяр урлаган: Әлмәттә хуҗалар йоклаганда фатир талаганнар

Шикләнелүче үзе белән гаджет, йорт һәм машина ачкычлары, сәгать, кухня пычагы алган.

Әлмәттә фатирны талау булган. Бу вакытта хуҗалар йоклаган. Җинаять Гафиятуллин урамындагы йортның бер фатирында булган. 25 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, билгесез кеше фатирдан гаджет, машина һәм йорт ачкычлары, кул сәгате, кухня пычагы алып чыккан. Моннан тыш, урлаучы үзе белән бер банка маринадланган кыяр да алган. Йорт хуҗасы исәпләвенчә, зыян 50 мең сумнан артык тәшкил иткән.  Күзәтү камераларыннан архив видеоязмаларын караганда хокук саклаучылар шикләнелүчене ачыклаган. Кара киемле ябык кына бер кеше була ул. 

Патрульлек иткәндә полиция хезмәткәрләре тасвирламага туры килгән шикләнелүчене тоткарлаган. Ул элек хөкем ителгән эшсез 46 яшьлек әлмәтле булып чыга. Хокук саклаучылар тикшерү вакытында җинаятьчедән урланган әйберләр тапкан. Полициядә ир-ат фатирга бикләнмәгән тышкы ишек аша керүен таныган. Подъездда ул кыяр ашаган да чыгып киткән.

Вакыйга факты буенча полиция хезмәткәрләре «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хокук саклаучылар тоткарланучының башка шундый ук җинаятьләргә катнашы булырга мөмкинлеген кире какмый, дип ачыклык керттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса