Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган машина йөртүче автомобилен югалткан

Машинаны суд карары буенча конфискациялиләр, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Августта исерек әлмәтле Чирмешән авылында Opel Mokka руле артына утыра. Дорожная урамында аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм идарәдән читләштерә. Алкотестер ир-атның исерек булуын күрсәткән.

Медицина учреждениесендә тикшерү узудан ул баш тарткан. Соңрак машина йөртүче инде исерек килеш автога утырып йөргән икән-аны административ җаваплылыкка тартканнар. Кабат аек булмаган хәлдә машина йөртү аның өчен җинаять эшенә әверелде. 56 яшьлек автомобильче гаебен танымаган. Суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш\, 2,5 елга хокукларыннан мәхрүм итү һәм дәүләт файдасына автомобильне конфискацияләү билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса