Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ышаналар да алданалар

Яңа ел алдыннан һәм бәйрәмнәр дәвамында байтак кына әлмәтлеләр аферистлар ятьмәсенә эләккән.

 

 

Полиция биргән мәгълүматларга караганда, ел башыннан инде Әлмәт хокук саклау бүлегендә 20 дән артык гариза теркәлергә өлгергән.

Әлмәтлеләр шушы вакыт аралыгында гына да кырыгалдарларга 4 миллион сум тирәсе акча күчергәннәр.

Соңгы вакытта кырыгалдарлар хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Гадәттә мошенниклар алдауны мессенджерларга ялган хәбәр җибәрүдән башлый. Уведомлениедә мәгълүмати хәвефсезлек мәсьәләләре буенча ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү бара диелергә дә мөмкин. Шуннан китә инде - шул ук көнне кешегә үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган аферист шалтыратырга тотына һәм җай гына ятьмәсен кора. Иң киң таралган алдау - кайчандыр эшләгән компания яки оешма җитәкчесе исеменнән мөрәҗәгать итү. Теге яки бу банктагы счетларында акчасы булган кеше паникага бирелеп, үзе дә сизмәстән бар булган акчасын коткарып калам дип мошенникларның ялган счетларына илтеп сала. Шуның өстенә әле банкларга барып кредит та ала. Беренче карашка схема да гади кебек, бу турыда хокук саклаучылар кисәтеп арыдылар инде. Кызганыч, ләкин нәтиҗә юк.

Без бүген заманча технологияләр, нейросеть гамәлгә кергән чорда яшибез. Шуңа күрә дә хәзер теләсә кайсы кешенең фото белән тавышын кулланып сюжет ясавы бик җиңел. Хокук саклаучылар әлмәтлеләрне бу уңайдан даими кисәтеп торсалар да, күпләр мәгълүматны игътибарсыз калдыра. Шулай да алдау схемаларын анализлаганда шуны күрергә була: мошенниклар корбаннарын күпчелек акчалы гражданнар арасында эзләп табалар. Исәп-хисап счетларында җилләр уйнап торганнар кызыксындырмый аларны. Ә бу үз чиратында аферистларның банклар белән бәйле булуы турында да шик уята. Чыннан да, бер уйлап карасаң, кереме булмаган кешегә миллионлаган кредитны кайсы банк бирсен ди.

Мошенниклар хәзер балаларны да алдый башладылар. Аферистлар онлайн-уеннарда бонуслар тәкъдим итә, лицензияләр һәм аккаунтлар сата, уенчыларның башларын бутап, әти-әниләренең карталарындагы мәгълүматны кулларына төшерә.

Яңа ел алдыннан кырыгалдарлар аеруча активлашты. Аларның ятьмәсенә 64 яшьлек әлмәтле дә эләкте. Шаккатсаң шаккат, аптырасаң аптыра дияргәме инде, ләкин әлеге ханым кырыгалдарларга 14 миллион (!) сум акча күчергән. Аферистлар аңа мессенджер аша элеккеге җитәкчесе исеменнән мәгълүмат җибәргәннәр икән. Аватаркада чыннан да элек бергә эшләгән җитәкчесенең фотосы булган. Ялган җитәкче хатын-кызга «сезгә тиздән эчке иминлек белгече шалтыратачак» дип хәбәр иткән һәм «белгечнең» барлык сорауларына җавап бирергә кушкан. «Белгеч» шул ук көнне шалтыраткан, үзен федераль иминлек хезмәте (ФСБ) майоры дип таныштырган һәм хатын-кызның акчаларын мошенниклар урламакчы була дип хәбәр иткән. Хатынга акчаларын куркынычсыз счетларга күчерергә кушкан. Ханым аферистлар кушканча яңа телефон да сатып алган, акча күчерү өчен кушымта да урнаштырган. Аннан соң ире белән бергә банкка барып, үзләренең счетларыннан дүрт миллион сумнан артык акча алып кайтканнар һәм ул акчаларны мошенниклар әйткән «куркынычсыз» счетка күчергәннәр. Берничә көннән мошенниклар пенсионер хатынга яңадан шалтыратып, «аферистлар хәзер фатирыгызны сатмакчы булалар» дип хәбәр иткән. Ялган сату-алу килешүе төзүне сораганнар. Алар риелторны үзебез таптык, аны ФСБ хезмәткәрләре тикшерде инде, дип белдергәннәр. Хуҗалар фатирны алты миллион сумга сатканнар һәм барлык акчаларны мошенниклар счетына күчергәннәр. Әле аферистлар моның белән канәгатьләнмәгәннәр. Икенче көнне алар ир белән хатынның икенче фатирын да дүрт миллион сумга сатуны таләп иткәннәр, тегеләр акчаларны шул ук схема буенча мошенникларга озатканнар. Шул ук көнне кичке якта аферистлар хатын-кызга шалтыратып саннар комбинациясен атаганнар, аны телефонда җыярга кушканнар. Алга таба инде бетте-китте - хатынның телефоны сүнгән һәм бөтенләй эшләми дә башлаган. Бары тик шуннан соң гына хатын-кыз үзенең мошенниклар белән аралашканын аңлап алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Беренче карашка бу кадәрле ничек җиңел акыллы булырга була дип уйлыйсың. Югыйсә, ханым үзе генә түгел, янында ире дә булган бит. Берәүләр моны гипноз белән бәйлиләр, ә психологлар акчалы кешенең куркырга һәрвакыт сәбәбе бар диләр.

Үтә беркатлылык аркасында килеп чыккан күңелсез вакыйгалар булмасын өчен полиция хезмәткәрләре әлмәтлеләрнең уяу булуларын сорый. Ә инде шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 02 һәм 39-23-10 телефоннары аша дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Исән-имин булыйк, алданмыйк.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса