Әлмәт прокуратурасы эшченең үлеме турындагы эш буенча бәяләмәне раслады
Быелның февралендә эштә үлем очрагы булды.
Тикшерү версиясе буенча, быелның 20 февралендә металл торбаларны бушату вакытында автокранның угы аның астында булган механик җыю эшләре слесаренә төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән 46 яшьлек ир-ат урында ук үлгән. Эш материаллары буенча ялланган автокран шәхси затныкы булган һәм сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Эш карау өчен судка җибәрелгән. Күрсәтелгән маддәнең санкциясе 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге максималь җәзаны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа