Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле таможня түләүләреннән качу аркасында автосыз калган

Ул бюджетка 3 миллионга якын түләмәгән.

Әлмәтле илгә 9 чит ил машинасы алып кайткан. Таможняда ул автомобильләрнең шәхси файдалану өчен кирәк булуын хәбәр итә. Ә чынлыкта аларны сата.

Кама транспорт прокуратурасы аның шулай итеп 2,9 млн сум таможня түләүләрен түләүдән читкә тайпылуын ачыклаган. Нәтиҗәдә «зур күләмдә таможня түләүләрен түләүдән качу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар.

 Суд әлмәтлене гаепле дип тапты. Аңа 200 мең сум штраф билгеләнгән. Шулай ук бурычны каплау исәбенә гаепләнүчедән «КИА» К5 машинасын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса