Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт суды орденнарны урлау турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды

Өч орден 2015-2017 елларда урланган.

Җәлил һәм Әлмәт халкыннан «Халыклар дуслыгы»  орденын урлаган Баулы кешесенең эше судта каралды. Җинаятьче үзен журналист яки музей хезмәткәре итеп таныштырып, дәүләт бүләкләре хуҗаларының фатирларына эләгә.

Суд утырышы барышында урлау турындагы эш «Россия Федерациясе бүләкләрен законсыз сатып алу»га үзгәртелде. 51 яшьлек гаепләнүче җинаятьнең барлык өч эпизоды буенча да гаепле дип табылган. Суд җәза итеп бер елдан да кимрәк вакытка төзәтү эшләрен билгеләде, әмма ул алардан җинаять җаваплылыгына тарту вакыты чыгу сәбәпле азат ителде.

«Белдерелгән гражданлык дәгъвалары каралмыйча калдырылган, чөнки гражданлык дәгъвачылары судка китерелгән матди зыян күләме турында дөрес мәгълүматлар һәм дәлилләр тәкъдим итмәгән, үлгәннәрнең мөлкәтенә хокук варисы булу дәлилләре тәкъдим ителмәгән», - дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса