Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә оперативниклар наркопритонны ачыклаган

Хокук саклаучылар җинаять эше кузгаткан.

Әлмәттә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре притонны яптылар. Фатирда тыелган матдәләр әзерләгәннәр һәм кулланганнар. Притонны оештыручы 47 яшьлек әлмәтле булган.

Оперативниклар торакны тикшергәндә наркотиклар әзерләү һәм куллану өчен кулланылган матдәләр, предметлар тапкан. Хокук саклаучылар «притоннарны оештыру яки карап тоту яки наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллану өчен биналарны системалы рәвештә бирү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса