Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Бер көндә алты алдау

Кырыгалдарлар халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табып кына торалар.

Фәлән кеше кырыгалдарлар корбаны булган, дигән хәбәрләр көн саен, алай гына да түгел, сәгать саен килеп тора. Телевизордан бу хакта сөйлиләр, радиодан да  сөйлиләр, газеталарда һәм интернетта язалар, тик алданучылар саны кимеми, киресенчә – арта гына. Әлмәт эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер көн эчендә 6 алдау очрагы теркәлгән булган. Бу көнне әлмәтлеләр җәмгысе 1 миллион сум күләмендәге акчадан колак какканнар. Алданучыларның күпчелеге – яшьләр, инвестиияләр белән мавыгучылар да бар. Мисал өчен 19 яшьлек бер егет җиңел табыш алам дип  700 мең сум югалткан булса, 21 яшьлек кыз 100 меңлек кредит рәсмиләштереп, акчасын кырыгалдарлар әйткән счетка салган.  22 яшьлек бер кыз исә Казанга кунакка барырга билет броньлаганда  мошенниклар ятмәсенә килеп капкан. Нәтиҗәдә Казанга бару билеты әлмәтлегә 50 меңгә төшкән! 18 яшьлек егет кәрәзле телефон операторы белән булган килешүне “яңартканда” , телефонына килгән кодларны хәбәр иткән һәм 15 мең сум акчасын җилгә очырган. Ә менә  38 яшьлек бер ир-ат интим-хезмәт чакыртканда “янган”. Аны алдау элеккеге билгеле схема буенча башкарылган: башта алдан билгеле бер сумма, аннан соң страховка түләткәннәр.

Соңыннан инде ирекле мәхәббәт яратучы аркасында клиентлардан акча кабул итү программа очканлыгы турында хәбәр җиткергәннәр. Шуннан соң гына коты очкан ир-ат үзен алдаганнарын сизенеп, полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Банктагы счетта  акчасы булган кешеләрнең психологиясен шактый өйрәнгән булса кирәк мошенниклар, чөнки күп кенә әлмәтлеләр акчаларын “куркынычсыз” счетка күчергәндә алданалар. 54 яшьлек әлмәтле дә шул рәвешле 315 мең сум күләмендәге акчасыннан мәхрүм калган. Башта әле ул банкка барып, әлеге акчаларын алып кайткан, аннан соң терминал аша кырыгалдарлар әйткән счетка үз куллары белән илтеп салган. Мондый эшне аек акыл белән эшләү мөмкиндерме-юкктырмы, бәлки гипноздыр – билгесез. Әйтелгән барлык алты алдау буенча да бүгенге көндә тикшерү бара, җинаять эше кузгатылырга тора. 

 Соңгы вакытта пенсионерларга шалтыратып “пенсиягезне арттыру мөмкинлеге бар” дип алдау да киң колач алды бит әле.  Бу уңайдан да алданучылар байтак.  Шулай да очты, очты, акчалар очты дип кайгырып утыручылар өчен шушы көннәрдә күңелне җылытырдай хәбәр килеп иреште әле. Ниһаять,  июль аеннан урланган акчаларны компенсацияләүне таләп итә торган яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәге билгеле булды. Хәзер банклар шикле транзакцияләрне тикшерергә һәм аларны ике көнгә туктатырга тиеш булачак. Бу клиент акча күчерүдә катнашмаган һәм мошенникларга конфиденциаль мәгълүмат хәбәр итмәгән ситуацияләргә генә кагыла. Әмма банк клиенты акчаны мошенникларга үзе күчергән очракта, ул акчалар кире кайтарылмаячак икән. Яңа кагыйдәләрнең максаты - компенсацияләрне арттыру түгел, ә банкларны куркынычсызлык системасын яхшыртырга һәм урлауларны булдырмый калырга мәҗбүр итү дип аңлатыла. 

Полиция хезмәткәрләре үтә беркатлылык аркасында килеп чыккан күңелсез вакыйгалар булмасын өчен әлмәтлеләрнең уяу булуларын сорый. Ә инде шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 02 һәм 39-23-10 телефоннары аша дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Исән-имин булыйк, алданмыйк.
 

 

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса