Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт компаниясе хезмәткәрләре алдында 2,5 млн сум бурыч җыйган

Хезмәткәрләр ярты ел хезмәт хакы күрмәгән.

Әлмәт прокуратурасына «Фортресс-Д» компаниясендә тикшерү уздыруны таләп итеп коллектив мөрәҗәгать килде.

Сәбәбе-хезмәт хакының тоткарлануы. Прокуратура 2023 елның декабреннән 2024 елның маена кадәр 35 хезмәткәрнең хезмәт хакы алмавын ачыклаган. Хезмәткәрләр алдындагы бурыч 2,5 миллион сумнан артык. Тикшерүдән соң предприятие директорына хокук бозуларны бетерү турында тәкъдим ясалды.

Моннан тыш, прокуратура «хезмәт хакын билгеләнгән вакытта түләмәү» маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Күзәтчелек ведомствосы катнашканнан соң, хезмәткәрләр тулы күләмдә хезмәт хакы алдылар, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса