Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында яшәүче интернет аша наркотикларга заказ биргән өчен судка эләкте

Авыл кешесенә җәза итеп төзәтү эшләре билгеләнә.

Закон алдында Әлмәтнең 31 яшьлек кешесе җавап бирде. Аңа зур күләмдә наркотиклар сатып алу һәм саклауда  гаепләүләр белдерелә. Суд утырышында ачыкланганча, Тихоновка авылында яшәүче телеграм аша 1,85 г авырлыктагы наркотикларга заказ биргән. Шәхси куллану өчен тыелган матдәне ул яшерен урыннан алган. Әмма куллана алмаган-аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл кешесенә бер елга төзәтү эшләре һәм дәүләт кеременә хезмәт хакының 10% тотып калу җәзасы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса