Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Сәяхәт итәргә теләгән әлмәтле акчасыз калган

Әлмәт суды мошенниклык турындагы эшне карады.

Узган елның мартында Әлмәт кешесе сәяхәткә чыгарга теләгән. Моның өчен килешү төзегән турфирманы таба, дип хәбәр итә Әлмәт судының матбугат хезмәте.

Булачак сәяхәтче үзенең сәяхәтен ике перевод белән түләгән. Тур 90 мең сум тирәсе тора. Ләкин сәяхәт  булмаган.

Ачыкланганча, билгесез кешеләр турны сатып алучыны алдаган. Нәтиҗәдә, «алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган алдау, шулай ук гражданга зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Суд нигезсез баету чараларын түләтү турындагы дәгъваны читтән торып канәгатьләндерергә карар итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса