Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле наркотикларга тикшерүдән баш тарта һәм судка эләгә

Ир-ат тикшерүнең нәтиҗәсе уңай булырга мөмкин дип курыккан.

Әлмәттә автоинспекторларга аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырып эләккән җирле кешене хөкем иттеләр.

Беренче тапкыр шәһәр кешесен аек булмаган хәлдә 2023 елның маенда тоткарлыйлар. Ир-ат 2024 елның мартында кабат хокук саклау органнарына эләгә. Аны автомобиль белән идарә итүдән читләштерделәр. Алкоголь тестерына өрү күрсәтте: сулыш алган һавада спирт юк. Шул вакытта ир-атка наркология диспансерында аек булмаган хәлдә медицина тикшерүе узарга тәкъдим итәләр. Ул ризалаша. Әмма медицина учреждениесендә баш тарта.

Утырышта ул аңлата: нәтиҗә уңай булыр дип куркып, тикшерүдән баш тарта. Хөкем ителгән кешегә 160 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Моннан тыш, аны ике ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Шулай ук суд карары буенча ул хөкем карары гамәлгә кергәннән соң бер ай эчендә наркоманиядән дәвалану курсын үтәргә тиеш, дип хәбәр итә дәүләт органы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса