Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган хәлдә машина йөртүчене хөкем иттеләр

Таныш хатынга ярдәм итәргә теләп, гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Әлмәттә исерек килеш йөрү турындагы чираттагы җинаять эше каралды. вакыйга быел март аенда була һәм ике айдан соң яклар суд залында очрашалар. Гаепләнүче гаепне кире какмый һәм судтан эшне махсус тәртиптә карауны сорый.

Узган елның октябрендә ул ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.

 2024 елның мартында тагын «эләгә». «24 мартта  00.30 сәгатьтә ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан алкотектор ярдәмендә тикшерелде»,-дип хәбәр итте прокурор гаепләнүче сорау алу вакытында әйткәнчә, танышы аны рульгә утыртырга сораган, машинаны сервиска алып китәргә кирәк булган. Ярдәмчел кеше тәкъдимне кире кага алмады.

Нәтиҗәдә, эш материалларыннан күренгәнчә, ир-ат 8 Март урамындагы 25 нче йорттан төнге сәгать бердә киткән. Бу тәүлек әйләнәсе эшләүче остаханәнең кайда урнашканы билгесез. Әмма автоинспекторлар ир-атны Герцен урамындагы 94 йорт янында 15 минуттан соң туктатканнары билгеле. Онлайн карталарга ышансак, бу юл гаепләнүчедән 1 минут, иң күбе 2 минут вакыт алырга тиеш иде. Ничек кенә булмасын, ир-ат гаепне инкарь итмәгән.

Ә соңыннан судтан эшне махсус тәртиптә карауны сорады. Димәк, ул иң каты җәзаны да алмаячак, әмма аклау хөкемен дә ишетмәячәк. Ир-атка өч ел төрмә яный. Гаепләнүчегә соңгы сүзенә әзерләнергә рөхсәт итәр өчен, суд тәнәфес алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса