Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә шоферны аек булмаган хәлдә йөргәне өчен хөкем иттеләр

Ул дәүләт органы повесткасын санга сукмый.

Әлмәттә аек булмаган хәлдә руль артына утырган җирле кешегә хөкем карары чыгарылды.

Административ хокук бозу турындагы эш материаллары буенча, хокук саклаучылар аның машинасын урамнарның берсендә туктаткан. Шофердан алкоголь исе килә, сөйләме бозылган була. Автоинспекторның медицина тикшеренүе узу таләбеннән ир-ат баш тарткан.

Хокук саклау органнары материалларны судка тапшырган. Бу хакта хокук бозучыга да хәбәр иттеләр. Әмма ул утырышка килми.

Суд карары буенча әлмәтле машина йөртү таныклыгыннан ел ярымга мәхрүм ителде. Моннан тыш, ул 30 мең сум штраф түләргә тиеш, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса