Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесе торба үткәргечнең бер өлешен урлаган өчен машинасыз калды

Автомобиль зыян күрүчегә матди зыянны каплауга киткән.

Әлмәт кешесе закон алдында урлау өчен җавап бирде. Эш материаллары буенча, магистраль нефть үткәргеч территориясендә ир-ат металл үткәргечнең сүтелгән өлешләрен тапкан. Кран-манипулятор ярдәмендә ул сүтелгән өлешләрне автомобиль кузовына төяп, территориядән алып китә.

Шәһәр кешесе үз гаебен тулысынча таныган. Җәмәгать судьясы карары белән эш фигуранты 80 сәгать мәҗбүри эш алган. Моннан тыш, зыян күрүче файдасына гаепләнүченең кулга алынган машинасын матди зыянны каплау хисабына түләттеләр, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса